Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «АВТОБАБАЙ-2021» конкурсының зона этабы узды

Әлмәтнең «ДОСААФ» автомәктәбе базасында өлкәннәр көненә багышланган «АВТОБАБАЙ-2021» машина йөртү осталыгы бәйгесенең  зона этабы узды.

Конкурста 8 катнашучы көч сынашты, алар – республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7 район вәкилләре: Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Баулыдан килгән.

Конкурс дәүләт техник каравын узу, юл йөрү кагыйдәләре, җиңел автомобильне фигуралы йөртү номинацияләрендә узды.

Зәйдән Тихонов Василий юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып танылды. Әлмәттән Лотфуллин Рафик машинаны фигуралы йөртүдә иң остасы булды.

Бәйгедә җиңүне Сарманнан Вәлиев Фирдәвис яулады.

2-нче урында  Зәйдән Тихонов Василий, 3-нче урында Әлмәттән Лотфуллин Рафик булды. 

Конкурста җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак  «Автобабай - 2021» республика конкурсында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса