Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә балалар бакчасында «Юлда куркынычсызлык» темасына ата-аналар җыелышы узды

Очрашу барышында Ләйсән Демьянова 2021 елның 8 аенда районда аварияләрнең торышы белән таныштырды.

28нче «Буратино» балалар бакчасында «юлда куркынычсызлык» темасына ата-аналар җыелышы узды.
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китем проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү өчен узды әлеге чара.


Очрашу барышында Ләйсән Демьянова 2021 елның 8 аенда районда аварияләрнең торышы белән таныштырды. Балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары һәм җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Ут кайтаручы элементларның файдасы турында искә төшерде.


Тематик фильм күрсәтелде һәм белешмәлекләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса