Әлмәтле 2021 елда Татарстанның иң яхшы Автоледие титулын алды
Ел саен үткәрелә торган «Автоледи – 2021» республика конкурсының финалы 19 августта Казанда узды.
Анда 12 хатын-кыз машина йөртүче катнашты. Конкурсны оештыручылар-республика Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте.
Финалда катнашучыларга өч этапны узарга туры килде. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары вакытка махсус күнегүләр башкардылар, ә соңыннан «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы» дигән темага иҗади конкурс узды.
Җиңүне Әлмәт районыннан Эльвера Ибраһимова яулады, икенче урынны шул ук Әлмәттән Людмила Кулагина алды, өченче урында - Чаллыдан Наталья Борисенко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа