Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүче әлмәтле хөкем ителде

17 августта Әлмәт шәһәр судында 1998 елгы Артем Михайлович Топоровка карата җинаять эше каралды.

Ул аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итү-дә гаепләнә. Егет элек тә РФ Җина-ять кодексының урлау максатыннан тыш чит автомобильне яки башка транспорт чарасын законсыз кулга төшерүне күздә тоткан 166 нчы маддәсе 1 нче өлеше буенча хөкем ителгән булган. 2021 елның гыйнварында А.М. Топоров РФ КоАПның 12.26 маддәсе 2 нче өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуда гаепләнеп, 10 тәүлеккә кулга алынган. Әмма бу фактлар сабак булмый, егет быел июнь аенда төнлә исерек килеш руль артына утырып, Түбән Мактамадагы «Вега» автосервисыннан чыга һәм Совет урамы буйлап барганда юл-патруль службасы өлкән инспекторы тарафыннан тоткарлана. Әлмәт шәһәр суды аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә күздә тотылган җинаятьне кылуда гаепләп, аны 9 айга каты режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Ул шулай ук 2 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән, аны 10 көн эчендә яңадан каратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса