Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында машина пыялаларын тонировкалау кагыйдәләрен бозучы автомобиль йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар башланды

Чаралар бу атна уртасында башланды һәм 25 августка кадәр  шәһәрнең төрле нокталарында дәвам итәчәк.

Беренче көнне үк берничә сәгать эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чаралары белән идарә иткән, техник регламент таләпләренә туры килмәгән биш әлмәтлегә беркетмә төзеде.

Полиция хезмәткәрләре пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге дәрәҗәсен иң элек машина йөртүчеләргә күрсәткән махсус үлчәү приборы белән тикшерде. Аларның күбесендә коэффициент зурлыгы билгеләнгән 70% урынына 40%тан чак кына артып киткән. Машина йөртүчеләр барысы да дискомфортка һәм кояш нурлары астында автомобильдәге начар хәлгә сылтый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең юл-патруль хезмәтенең аерым взвод командиры полиция капитаны Рамил Сәфәров юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бары тик гражданнар иминлеге өчен генә уйлап табылганлыгын һәм күп еллык тәҗрибәг, аварияләрне анализлауга нигезләнүен билгеләп үтте. Аннары пыяланы каплау күзәтүгә тискәре йогынты ясый, реакция вакытын арттыра һәм объектларның танылу арасын киметә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Төнлә караңгы тәрәзәләр  юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра, шул ук вакытта трассаларда гына түгел, яхшы таныш ишегалды территорияләрендә дә.

Рамил Сәфәров, шулай ук, кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзү – автомобиль йөртүчеләрнең һәм аларның якыннарының тормышы өчен көрәшүнең мәҗбүри чарасы, дип ассызыклады. 

Ул искә төшергәнчә, РФ КоАП 12.5 статьясындагы 3.1 өлеше нигезендә, пыяла (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) урнаштырылган, яктылык үткәрүчәнлеге тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә туры килми торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автомобиль хуҗасына 500 сум күләмендә административ штраф салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса