Әлмәттә велосипедчыны бәрдерделәр
Юлларда

Әлмәттә велосипедчыны бәрдерделәр

29 май көнне Әлмәттә баланы машина бәрдерә.

Шәһәрнең 8 Март урамы, 23 нче йорт каршында 1969 елда туган ЛАДА ЛАРГУС маркалы автомобиль йөртүче, Сөләйманов урамы юнәлешендә 8 нче Март урамында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл аркылы чыккан 2011 елда туган баланы таптаткан. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы Әлмәт шәһәренең «Татнефть» медсанчастенә озатылган.