Әлмәт районында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган
«Ир-ат аңын югалткан иде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - ди аварияне күрүчеләр.
Зыян күргән машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.
Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Казан – Оренбург трассасында булган. «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм яна да башлаган.
Шаһитлар машина йөртүчене салоннан чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа