Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә мотоциклчы зыян күрде
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә мотоциклчы зыян күрде

Шевченко урамында җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән.

Авария 11 май көнне 17:30 сәгатьтә Шевченко урамындагы 25 йорт тиәсендә булган. 

1964 елда туган шофер Skoda Rapid руле артында Мәрҗани урамы ягыннан Төзүчеләр проспекты юнәлешендә хәрәкәт итә. Светофорның яшел сигналы буенча сулга борылганчы, ир-ат юлның сул ягына чыкмаган. Шуннан соң җиңел автомобиль1988 елда туган йөртүче руль артында булган Aprilla RS мотоциклына килеп бәрелгән.

Юл-трансопрт һәлакәте нәтиҗәсендә Aprilla RS мотоциклын йөртүче зыян күргән. Ул медсанчастьнең кабул итү бүлмәсенә китерелгән, аны травматология бүлегенә озатканнар. Ирнең мотошлемада булуы ачыклана.