Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре баланы руль артына утырткан шоферны табып, җаваплылыкка тартканнар

Социаль челтәрләрдә «Тойота» автомобиле йөртүчесенең  кулына бала тоткан килеш  транспорт чарасы белән идарә итүен күрсәткән видео пәйда булды.

Видеоматериалны өйрәнү һәм оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында автомобиль йөртүченең  кем икәнлеге ачыкланды. Ул Биектау районында яшәүче 56 яшьлек ир булып чыга.


Ир юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда үз гаебен тулысынча таный. Ул вакытта баланың күңелсезләнә башлавын һәм шуңа күрә аңа аны тезләренә утыртырга туры килүен аңлата.


Ул баланы балалар өчен махсус җайланмасыз йөрткән  өчен административ җаваплылыкка тартылган. Штрафның гомуми суммасы 4500 сум тәшкил итә.


Республиканың  дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса