Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә

Җәмәгать транспорты ябык участокларны Фәхретдин, Шевченко, Заслонов урамнарыннан әйләнеп узачак.

Җиңү көнендә Әлмәттә 8.00 - 22.00 сәгатьтә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән инстаграмда турыдан-туры эфирда хәбәр итте.

«Ленин урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан Тукай проспектына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Гагарин урамы буенча Ленин урамыннан Белоглазов урамына кадәр һәм Тимирязев урамы буенча Радищев урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр юллар ябылачак», - дип аңлатты Светлана Лаптева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса