Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт юлларында чокырларны ямау эшләре бара

Көзге-кышкы чорда температура уйнаганнан соң юл катламы өлешчә җимерелә.

- Шәһәр урамнарында һәм юлларында  хәзер чокырларны, ярыкларны бетерү актив алып барыла. Барысын да берьюлы эшләп булмый, - дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстаграмында турыдан-туры эфир вакытында.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер җитдирәк зыян күргән юлларны махсус комиссия бәяли.

- Әгәр проблемалы участокларга чокырларны ямау ярдәм итмәсә, капиталь ремонт ясарга тырышачакбыз, - дип нәтиҗә ясады Тимур Дмитриевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса