Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә яшь машина йөртүче авариядән соң машина салонында кысылып калган

Урынга коткару хезмәте килгән.

25 мартта  Әлмәтнең Шевченко урамында «Магнит» гипермаркетыннан ерак түгел  кичке сигезенче яртыда авария булган. Биредә юлны Hyundai һәм Toyota бүлешә алмаган. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән.

"Hyundai җиңел машинасын йөртүче салонда кысылып калган, үзе килеп чыга алмагач, коткаручыларны чакыртырга туры килгән. Алар аны ашыгыч ярдәм медикларына да тапшырганнар. Зыян күргән егеткә 20 яшьтән дә артык күренми», — диләр вакыйга шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса