Әлмәт таңнары

Әлмәт районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар

Авария 16 гыйнварда Казан-Оренбург трассасында булган.

Әлмәт шәһәре ягыннан хәрәкәт иткәндә 19 яшьлек  ЛАДА 211440 автомобилен йөртүче, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, метеорологик шартларны исәпкә алмый каршы як юлга чыгып, СОЛЯРИС маркалы машина белән бәрелешә.

Реклама

СОЛЯРИС белән 1983 елда туган машина йөртүче идарә иткән. 


Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ЛАДАда утырган 2004 елгы пассажир медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: