Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Казан иң яхшы юллы шәһәрләр исемлегенә кергән

Юл өслеге сыйфаты буенча рейтингта Яр Чаллы дүртенче урын алган.

Казанда яшәүчеләр юлларның сыйфатын уңай бәяләп, шәһәрне рейтингның икенче урынына күтәргән.


Тикшеренүне Superjob сервисы үткәргән, аның нәтиҗәләрен компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткән.


Ярты миллионнан артык кеше яшәгән 37 торак пунктта машина йөртүчеләрдән юл өслеге сыйфатын бәяләүне сораганнар.


"Мактаулы икенче урынга Казан ышанычлы чыкты: биредә юллар уртача 3,73 баллга бәяләнә. Татарстан башкаласы ике ел эчендә уртача балл үсешен күрсәтте — бүген Казан юлларының уртача билгесе 2018 елга караганда 0,46 баллга югарырак", - дип билгеләп үткән тикшерү уздыручылар.


Беренче урын Төмәндә, анда яшәүчеләрнең 86% ы җирле юлларның торышын яхшы дип бәяләгән.


Новосибирскида халыкның яртысы диярлек юл өслегенең торышын канәгатьләнерлек дип бәяләгән — уртача 2,69 балл, Рязань һәм Иркутск юлларына 2,71 балл куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса