Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә балаларга кәнфит тараттылар

ЮИДлылар балаларда яктылык кайтаручы элементлар булуны тикшерде.

1 нче гимназиядә «Фликер өчен кәнфит!» акциясе узды. Чараның максаты - яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.

Акция «Көзге каникуллар» оператив – профилактик чарасы кысаларында уза.

Укучыларны ишек төбендә каршы алып, ЮИДлылар балаларда яктылык кайтаручы элементлар булуны тикшерде.

Аларга ия булган балалар тәм-томнар алды. Барлык балалар белән яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында әңгәмә үткәрелде: алар ни өчен кирәк, җәяүлеләргә нинди ярдәме бар, шулай ук караңгы вакытта юллардагы күңелсезлекләрдән үзеңне ничек саклап калу турында мәгълүмат җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса