Әлмәттә «Тоннель» операциясе барышында 4 хокук бозу очрагы ачыкланган
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» операциясе барышында 4 хокук бозу очрагы ачыкланган

Операция 26 августта узды.

Инспекторлар балаларны махсус җайланмасыз йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тикшерде.
Операция нәтиҗәсендә алар 30 машина йөртүчене тикшергән һәм 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: балалар өчен махсус җайланмасыз йөрүнең 3 очрагы; куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 1 очрагы.