Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Тырыш хезмәтләре өчен - ТР Дәүләт премиясе

Шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.

«Татнефть»тән бер төркем белгечләр «Ромашкино чыганагын соңгы стадиядә эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән нефть чыгаруны интенсификацияләү буенча технологик карарлар комплексын тормышка ашыру» дигән эш өчен фән һәм техника өлкәсендә 2021 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында: Азат Лотфуллин («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең чыганакларны эшкәртү департаменты начальнигы урынбасары, техник фәннәр кандидаты); Фәнзат Исмәгыйлев («Татнефть» ААҖнең скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе начальнигы); Илдар Кәримов («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе чыганакларны эшкәртү департаментының геологик-техник чаралар идарәсе начальнигы); Руслан Хөсәенов («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе чыганакларны эшкәртү департаментының агымны интенсификацияләү һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча геологик-техник чаралар идарәсе начальнигы урынбасары); Эдуард Әбүсәлимов («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе чыганакларны эшкәртү департаментының геологик-техник чаралар идарәсеннән катламның забой яны зонасын эшкәртү бүлеге начальнигы); Илнур Мөхлиев («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең чыганакларны эшкәртү департаменты геологик-техник чаралар идарәсе начальнигы урынбасары); Руслан Әбсәләмов («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең чыганакларны эшкәртү департаменты геологик-техник чаралар идарәсенең катламны гидравлик аеру бүлеге әйдәп баручы белгече).

Компания белгечләре тарафыннан тормышка ашырылган технологик чаралар комплексы аз рентабельле саналган запасларны эшкәртүгә җәлеп итү һәм «Татнефть»нең Ромашкино чыганагында нефть чыгаруны тотрыклыландыру мөмкинлеге бирде.

 

Азат Лотфуллин, «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең чыганакларны эшкәртү

департаменты начальнигы урынбасары:

 - Татарстан өчен нефть тармагы бик тә әһәмиятле булуын һәм республиканың социаль-икътисади иминлегенә саллы өлеш кертүен без бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа да безнең өчен иң мөһим максат - табигатькә булдыра алганча сакчыл караш, аның җир асты байлыкларыннан бәрәкәтле файдалану һәм аларны мөмкин кадәр нәтиҗәле чыгару. Һәм безнең проект моның ачык дәлиле булып тора. Ул нефть чыгаруны интенсификацияләүгә, авыр чыгарыла торган запасларны эшкәртүгә, җиһазлар гына түгел, программа белән тәэмин итү өлкәсендә дә импортны алыштыруга зур өлеш кертте...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса