Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибларына телефон аша язылырга мөмкин

1 нче һәм 2 нче поликлиника пациентлары бер шалтырату буенча кирәкле мәгълүматны белә ала һәм табибка кабул итүгә язылырга да мөмкиннәр.

Түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында халык өчен маршрутлаштыру үзәге эшли.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 1 нче поликлиникасында 19 августтан башлап маршрутлаштыру үзәге 22-78-46 бердәм телефон номеры буенча эшли.

2 нче поликлиникада үзәк үз эшен 26 августтан башлаячак, шалтыратулар шулай ук 22-78-46 номерына кабул ителә.

Әлеге номерны җыеп, медицина ярдәме алырга теләүчеләр табибка кабул итүгә языла, медицина консультациясе һәм мәгълүмат (медицина учреждениесе һәм табибларның эш графигы, анализлар тапшыру турында) ала, табибны өйгә чакырта һ.б. ала

Телефонның эш вакыты:

Көн саен 7.00-19.00 сәгатьләрдә,

Шимбә 8.00-15.00 сәгатьләрдә.

Якшәмбе - ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса