Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Татнефть» саклагыч битлекләр тегүне оештыра

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә «Татнефть» республикабызның нефть төбәге кече бизнес вәкилләрен – шәһәр ательеларын, үзмәшгуль гражданнарны, социаль-реабилитация предприятиеләрен, шулай ук волонтерларны саклагыч битлекләр тегүгә җәлеп итте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр шифаханәләр, шулай ук әлмәтлеләр ихтыяҗын күздә тотып җитештерелә. Тегү күнекмәләре һәм моның өчен мөмкинлекләре булган башка кешеләр дә индивидуаль саклану чаралары әзерләү эшчәнлегенә кушыла ала. «Татнефть» кирәк булган материалларны һәм өлгеләрне бушлай таратачак.

Компаниядә инануларынча, дөньякүләм афәтне бары бердәм булганда гына җиңә алачакбыз. Киләчәк үз кулыбызда! Битлекләр тегүче волонтерлар сафына керү өчен түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга: https://forms.gle/63d6Vobp53zYv12TA.

Белешмә

Бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр җитештерү өчен СМС-25 тибындагы тукылмаган күпкатлы – тышкы катлавы спанбонд, эчке катлавы мельтблаун булган полипропилен материал кулланылачак. Структура үзенчәлекләре тышкы катлавына дымны яхшы сеңдерү һәм тоткарлау, шул ук вакытта аның һава үткәрүчәнлеген саклау мөмкинлеге бирә. Мельтблауннан эшләнгән катлавы исә СМСның бактерияләргә каршы үзлекләрен арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса