Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләргә карантин чорында вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре алу тәртибе турында хәбәр итәләр

Әлмәтлеләргә коронавирус инфекциясе буенча карантин чорында вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре алу тәртибе турында хәбәр итәләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Карантин очрагында вакытлыча эшкә яраксыз булу кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләүнең вакытлыча кагыйдәләрен раслау турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 18 мартындагы 294 нче карары нигезендә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү һәм озайту тәртибе турында хәбәр итә.

Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының «Яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCoV) кертү һәм тарату куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында»гы 2020 елның 2 мартындагы 5 нче карары буенча яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан затларга медицина оешмасына бармыйча гына, эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү мөмкинлеге каралган.

Яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнар «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге» сайтында шәхси кабинет аша вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алу өчен документлар исемлеге белән мөстәкыйль рәвештә гариза бирә яисә үз-үзеңне изоляцияләү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итә ала. ⠀

Изоляция срогы тәмамланганнан соң, иминиятләштерелгән зат медицина оешмасына эшкә яраксыз булуның электрон кәгазе бирү факты буенча белешмә сорап мөрәҗәгать итә яки бланкта ала ала. Бу очракта үзең белән документлар булу шарт.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса