Әлмәттәге күкрәк сабыйлары өчен йөзү үзәге балаларны кабул итә
Сәламәтлек

Әлмәттәге күкрәк сабыйлары өчен йөзү үзәге балаларны кабул итә

Әлмәт сабыйлары йөреп киткәнчегә караганда иртәрәк йөзә башлый.

Күкрәк сабыйлары өчен йөзү үзәгендә санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык нормалары да катгый үтәлә. Суның оптималь температурасы, кварц-ком фильтры, ультрашәмәхә һәм озонлаштыру сабыйларны суда куркынычсыз өйрәтергә мөмкинлек бирә. Үзәк 1 айдан 1,5 яшькә кадәрге сабыйларны кабул итә.

Су коену балаларның физик һәм нерв-психик үсешен тизләтә, салкын тию һәм йогышлы авыруларны профилактикалауны тәэмин итеп, чыныгу процедурасы булып тора. Сабыйларда йөзү уңай эмоцияләр тудыра.