Әлмәтлеләрне кисәтәләр
Көзен салкын тию авырулары көчәйгән вакытта коронавирус инфекциясе таралу куркынычы тагы да арта.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов эшлекле киңәшмәдә халыкка битлек режимын саклау зарурлыгын искә төшерде.
Авыру йоктырган очракта үзизоляция мөһим. Әйләнә тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудырмау, ягъни, социаль җаваплылык тоту - һәрберебезнең бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа