Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көзге кәеф төшенкелегенә ничек каршы торасыз?

Психолог фикеренчә, режимны сакларга һәм актив булырга кирәк.

Көзге кәеф төшенкелеге — ике сезон арасында була торган табигый хәл, әмма режимны үтәгәндә һәм актив булганда аңа каршы торып була. Бу хакта ТАСС агентлыгына Психолог Елена Пояркова сөйләгән.

Елена Пояркова салкыннар башлану белән көннәр кыскаруны, ә төннәр озынаюын, шул сәбәпле организмга кояш нурлары һәм Д витамины җитми башлавын искәртте. «Ул апатия, йокы килү, кәеф начараюны китереп чыгарырга мөмкин. Шул рәвешле психика тышкы шартларның үзгәрүенә җайлаша», — ди психолог.

«Көзен һәм кышын кеше караңгыда уяна. Кышкы вакытка кеше моңа җайлашырга өлгерә, көз — әле күптән түгел генә, ничәдә уянсаң да, якты булган чор. Ә хәзер караңгы һәм үзеңне торырга мәҗбүр итәргә кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә табигатькә каршы күренеш, чөнки кояш та тормаган әле», — дип сөйли белгеч.

Психолог фикеренчә, кәеф төшенкелегенә бирелмәс өчен элеккеге яшәү рәвешен саклап калу, көн режимын үтәү һәм һава торышы шартларына карамастан, дуслар белән очрашудан баш тартмау, һәм спорт турында онытмау мөһим.

«Уяну авыр булса, зарядка ясарга кирәк. Зарядка ясаган кеше үзен дәртлерәк хис итә. Физик дәрт эмоциональ халәткә дә тәэсир итә, канга эндорфиннар кушыла», — ди ул. 

 

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса