Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә дарулар китерү өчен электрон хаб ачарга планлаштырыла

«еАптека»ның биш пункты республика башкаласында, калганнары районнарда урнашачак.

Татарстанда дару препаратларын китереп җиткерү өчен ун электрон хабтан торган челтәр булдырылачак. «еАптека»ның биш пункты республика башкаласында, калганнары районнарда урнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

“Ике ел эчендә челтәрне киңәйтергә һәм 10 даруханә ачарга планлаштырыла: аларның бишесе — Казанда, калганнары — Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Камада булачак", - дип билгеләп үтте Лилия Галимова.

Беренче пункт Казанда 27 ноябрьдә Сәид Галиев урамы, 6 нчы йорт адресы буенча ачыла. Бу даруханәнең ассортименты 18 мең дарудан һәм сәламәтлек өчен кирәкле товарлардан торачак. Пункт көнгә 1 меңнән артык заказ китереп җиткерә алыр, дип көтелә. Кичә Татарстан Президенты дарулар белән сату итүче дистанцион сәүдә үзәгендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса