Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә гомуми практика табибы офисы һәм педиатрия кабинеты ачылачак

Декабрьдә Әлмәттә Алсу микрорайонында гомуми практика табибы офисы һәм педиатрия кабинеты ачылачак, дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

"Объект Алсу микрорайонына, Агропоселокка, Петуховкага хезмәт күрсәтәчәк. Эчке эшләр тәмамланган диярлек, тышкы эшләр дә башкарылды. Мебель урнаштыру, газ тоташтыру калды. Озакламый лицензия алачакбыз", - диде район башлыгы туры эфир вакытында.

Учреждениедә эш ике юнәлештә башкарылачак — өлкәннәр һәм балалар өчен — икешәр табиб һәм өстәмә медицина хезмәткәрләре каралган.

"Педиатрия кабинеты  аеруча нәни әлмәтлеләр өчен уңайлы булачак. Элек педиатрга күренү өчен балалар поликлиникасына йөрергә туры килә иде. Кирәкле беренче ярдәмне йорт янәшәсендә алырга мөмкин булачак", - дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.

 

 

Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса