Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт район үзәк хастаханәсенең яшь хезмәткәрләре өчен тренинг узды

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалауга багышланган тренинглар сериясенең берсе булып узды.

Тренингта хастаханәнең яшь хезмәткәрләре – табиб-терапевтлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар катнашты. Әлмәт үзәк район хастаханәсенең әйдәп баручы белгече – медицина психологы Эльза Дильмөхәммәтова сүзләренә караганда, кече төркемнәрдәге тренингларның әлеге сериясенең максаты яшь хезмәткәрләрнең һөнәри яктан яну куркынычын ачыклау һәм булдырмау, аларда үз-үзләрен көйләү күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук аларның һөнәри эшчәнлек белән турыдан-туры бәйле булган үтенечләрен анализлау.

Тренинг барышында төркемле әңгәмә, эмоциональ халәтне гармонияләштерү һәм аннан соң үз-үзеңә ярдәм итү өчен практик күнегүләр сериясе, аноним анкеталар уздырылды.

 

 

Фото: Әлмәт район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса