Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсенә югары класслы яңа УЗИ-аппараты кайтарылды

Медицина җиһазларын яңарту барлык төр тикшеренүләрне көтү вакытын киметәчәк.

Әлмәт РҮХгә SonoScape S2N югары класслы яңа УЗИ диагностикасы аппараты кайтарылды.

"Җиһаз тулысынча дөньядагы иң югары стандартларга туры килә, бу УЗИ тикшеренүләрен  халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын югалтмыйча кыска вакыт эчендә башкарырга мөмкинлек бирә. Аппарат - портатив (күчмә). Бу күчмә хастаханәләрдә, шулай ук өйдә дә УЗИ үткәрергә мөмкинлек бирә", - дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсе..

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында медицина җиһазларын яңарту барлык төр тикшеренүләрне көтү вакытын киметергә һәм Әлмәт һәм Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса