Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә «Сәламәтлек көне» профилактик акциясендә 200гә якын кеше катнашты

Акциядә катнашучылар үз сәламәтлекләрен иң киң таралган авыруларга  тикшерделәр.

20 июльдә "Саулык" паркында "Сәламәтлек көне" профилактик акциясе узды. Чараны «АльМедик» бөтенроссия студентлар медицина отрядындагылар  оештырды, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Тамашачылар алдында «АльМедик» отряды студентлары чыгыш ясады, алар җәйге вакытта иң файдалы темаларны ачты: кояш сугу вакытында һәм бөҗәкләр тешләгәндә беренче ярдәм, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Шулай ук артериаль гипертензия, шикәр диабеты, азык-төлек токсикоинфекциясе турында фикер алышу булды.

Акциядә катнашучылар үз сәламәтлекләрен иң киң таралган авыруларга (гипертензия, шикәр диабеты, атеросклероз) тикшерделәр, ВИЧка аноним тест уздылар. Балалар өчен спорт уеннары белән мәйданчык оештырылды.

Чарада барлыгы 200ләп кеше катнашты.

«Әлмәттә сәламәтлек көне» акциясе Әлмәтнең район үзәк хастаханәсе, СПИД үзәк белән берлектә оештырылды һәм ТР Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса