Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ак халатлыларның хезмәт десанты – Әлмәттә

Студент булып йөргән чаклар күңелле мизгелләр, өмет-ышанычлар һәм хис тулы мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле. Соңгы елларда илебездә кабаттан студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтен торгызып, яшьләрне хезмәт белән тәрбияли башладылар.

11 июль көнне илебезнең төрле төбәкләрендәге уку йортларыннан җыелган студентларның медицина десанты Әлмәткә килеп төште.

«Альмедик» Бөтенроссия проекты кысаларында 18 студент 25 августка кадәр шәһәрнең медицина учреждениеләрендә эшләячәк. Шул рәвешле алар һөнәрләренә беренче практик адымнарын ясаячаклар, үзәк район хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм балалар хастаханәсендә кече һәм урта персонал буларак хезмәт куячаклар.

Шуны да ассызыклап узарга кирәк, проект «Татнефть» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Компания студентларны тору урыны белән тәэмин иткән. Булачак медиклар Әлмәт дәүләт нефть институты кампусында яшәячәкләр. Медицина студентлар десантының эшчәнлеген тантаналы шартларда ачып җибәрүдә катнашкан район башлыгы Тимур Нагуманов сту-дентларның килүенә бик шат булуын белдерде.

- Яшь белгечләргә кайда да ихтыяҗ зур. Бик ошап китсә, бәлки, укуларыгызны тәмамлагач, кабаттан Әлмәткә әйләнеп кайтып, биредә эшкә дә урнашырсыз әле, - дип өстәп куйды Тимур Дмитриевич.

Районның сәламәтлек сак-лау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Юлия Дрожжина һәм «РСО» штабының медицина юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова яшьләргә үз өлкәләрендә җыйган аң-белемнәрен практикада уңышлы гына куллануларын теләделәр һәм студентларга өченче хезмәт семестрына юлламалар тапшырдылар. «Альмедик» студентлар отряды җитәкчесе Анита Софронова хезмәт десантының әлмәтлеләрнең сәламәтлеген сакларга тулы әзерлектә булуы турында рапорт та  бирде. Сәламәтлек, түземлек һәм хәерле эш сәгатьләре сезгә, яшьләр!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса