Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә студентлар медицина отряды эшли башлады

Яшьләр үзәге янындагы мәйданда «Альмедик» бөтенроссия студентлар медицина проектын ачу тантанасы булды.

"АльМедик" - "Россия студентлар отрядлары" бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының җәйге хезмәт проекты. Отряд «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Воронеж, Оренбург, Архангельск, Рязань һәм Иркутск өлкәләрендә белем алучы 10 РФ субъектыннан 18 студентны берләштерә.

Студентлар медицина отряды катнашучыларын район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде: "Сез чын-чынлап медицина учреждениеләре атмосферасына чумып, кызыклы вакыт үткәрә алырсыз дип ышанам. Сезнең өчен яхшы кызыклы программа әзерләнгән.. Безнең шәһәр бик матур, тормыш өчен бик уңайлы. Без ышанабыз ки, киләчәктә, сез укуны тәмамлагач, без сезне инде яшь белгечләр буларак күрербез. Бездә яшь табиблар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре күп, безнең медицина учреждеиеләре даими рәвештә яңартылып тора. Шуңа күрә Әлмәткә рәхим итегез. Сезгә һичшиксез безнең шәһәр ошар".

Проект ике грант конкурсында җиңүче булып тора: физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы оештырган республика грант конкурсы һәм «Татнефть» хәйрия фондының грант конкурсы. Проектта катнашучылар нефть институты кампусы территориясендә яшәячәк.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин Әлмәт нефть чыгару белән генә шөгыльләнми, ә әлеге тармакка инновацияләр һәм биотехнологияләр дә кертүен әйтте, ә сәламәтлек саклау «Татнефть» хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады.

Студентлар медицина отряды  шәһәрнең дәвалау оешмаларында: Әлмәт район үзәк хастаханәсендә, перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә, 3нче Әлмәт шәһәр поликлиникасында ярдәм күрсәтәчәкләр. Анда алар урта һәм кече медицина персоналы сыйфатында эшләячәк  һәм җәйге чорда хезмәткәрләр ялда булганда ярдәм итәчәк.12 июльдә студентлар эшкә керешә һәм үз эшчәнлеген 24 августка кадәр дәвам итәчәк. Алар эшкә урнашалар һәм хезмәт хакы алачаклар.

Проект Татарстан Республикасында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.  Хезмәт эшчәнлегеннән тыш, студент-медиклар спорт, иҗади һәм күңел ачу чараларында катнашачаклар.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса