Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вакытлыча битлекләрне салабыз

Татарстанда 2020 елда кертелгән битлек режимы вакытлыча гамәлдән чыгарылды.

Бу хактагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Документ республиканың хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган. Карар 6 июньнән үз көченә керде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җи-тәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, төбәк оперштабы әлеге карарны яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрак-лары кимүгә бәйле рәвештә кабул иткән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, авырулар саны арту темпы 3,5 % тан 0,08 % ка кадәр кимегән. Бу яхшы күрсәткеч, дип аңлатма биреп үтә ул. Моннан тыш, хастаханәдән тыш пневмония белән авыручанлык та түбәнәйгән - хәзер ул пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җиткән.

Марина Александровна COVID-19га тест үткәрү күрсәткече төбәктә норматив күрсәткечтән югарырак - 100000 кешегә 210 булуын билгеләп үтте. 0,6 % кешеләрдә генә уңай нәтиҗәләр күзәтелә.

- Әлеге факторларны берләштереп, без Татарстан Республикасы территориясендә битлекләрне мәҗбүри кию режимын туктатып торырга дигән нәтиҗәгә килдек, - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Шул ук вакытта ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсендә элеккечә үк йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары белән интегүче 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кешеләр күп булган урыннарда шәхси саклану чараларын кияргә киңәш ителә. Шулай ук онкологик чирле, йөкле хатын-кызларга, симез һәм иммунодефицитлы төрле яшьтәге пациентларга битлекләрдән баш тартырга ярамый.

Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата да санитар-эпидемиологик таләпләрнең бер өлеше саклана. Болар:

1) Көн саен эш көне алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү, респиратор авыру симптомнары булу-булмау турында сораштыру үткәрү.

2) Югары температуралы һәм йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне эшләтүне тыю.

3) Гомуми кулланудагы урыннарны, җиһазларны, инвентарьны, оргтехниканы һәм өслекләрне йогышсызландыру чаралары кулланып де-зинфекцияләү.

4) Кешеләр булган урыннарда эш бүлмәләрен даими җилләтеп тору.

5) Кулларны антисептиклар белән эшкәртү мөмкинлеге тудыру.

Хастаханә эчендә коронавирус таралуны кисәтү, аның пациентларга һәм медицина персоналына йогуын булдырмау өчен медицина учреждениеләрендә сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын куллану мәҗбүри булып кала.

Гражданнарны махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен планлы рәвештә госпитализацияләгәндә түбәндәгеләр саклана:

- табиб-терапевт (педиатр) кабул итүе;

- контактсыз термометрия;

- пульсоксиметрия;

- медицина күрсәтмәләре булганда: үпкәләр рентгенографиясе яки компьютер томографиясе, пациентның биологик материалын COVID-19га лаборатор тикшерү (экспресс-тестлар куллану рөхсәт ителә).

 Таня Шамбер

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса