Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тычкан бизгәген йоктыра күрмәгез

Май аеннан ноябрьгә кадәр кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән зарарлану куркынычы арта.

Әлеге вирусны тычканнар тарата: бу чир белән кимерүчеләргә, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та зарарланырга мөмкин. Бу куркыныч чирне йоктырмау өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

l Кимерүчеләрне юк итегез. Моның өчен язын һәм көзен тычканнарга каршы агулы азык һәм капкан кулланыла. Үлгән тычканнарны перчатка киеп тотыгыз, аларны яндырыгыз яисә 50 сантиметр тирәнлектә җиргә күмегез.

lБакчада һәм аның янындагы терри-ториядә азык-төлек калдыклары, кишер-чөгендер яфраклары, үлән һәм артып калган төзелеш материалларыннан чүплек ясамагыз.

lБакча өен битлек һәм перчатка киеп, дезинфекция эремәләре салынган суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп җыештырыгыз.

lЯзын бакча сезоны ачылу белән өйне җилләтергә, урын-җир кирәк-яракларын үтүкләргә яисә тышка чыгарып, кояшта элеп тотарга кирәк.

lБакчада эшләгән вакытта ашаудан, тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк. Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап юу зарур.

lӨйдә азык-төлекне тычканнар тимәслек урында, ябык савытларда саклагыз.

lБакчада яңа гына өлгергән җиләк-җимешне, яшелчәне яхшы итеп юып ашагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса