Табиблар сәламәтлеге аеруча мөһим
Әлмәттә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе медицина советының киңәйтелгән утырышы узды.
Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров, баш табиблар, медицина хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар катнашты.
Ренат Шакиров үз чыгышында: «Әлмәт районында соңгы ун елда беренче тапкыр халык саны кимү күзәтелде. 2021 елда районда халык саны 208 914 булса, 2022 ел башына ул нибары 208 134 кеше тәшкил итте. Туучылар саны кимү һәм үлем-китем арту районда да, тулаем республика буенча да халыкның кимүенә китерә. Балалар саны да кимүгә таба бара. Районда җәмгысе 48 656 бала исәпләнә. Бу узган елгы күрсәткечтән 78 гә кимрәк», - дип хәбәр итте.
Балалар туу 2015 елдан бирле кими. 2021 ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 2177 бала туган, 2020 елдан бу 127 гә азрак. 2021 елда 3082 кеше вафат булган, бу аннан алдагы елга караганда 383 кешегә күбрәк. Үлем-китемнең төп сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары 38 %, коронавирус - 23%, онкология 11% тәшкил итә. Соңгы елда эшкә яраклы халык саны 1430 кешегә кимегән. Бүген Әлмәт районында 117 390 эшкә яраклы граждан яши. Дәүләт медучреждениеләрендә 513 табиб эшли. 2021 елда алар 66 кешегә арткан.
Альмир Абашев Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе эшчәнлеген уңай бәяләде һәм һәркемгә рәхмәтен җиткерде. COVID-19ның кимүгә таба баруын билгеләп үтеп, ул шулай да уяулыкны югалтмыйча, хәлне контрольдә тотарга чакырды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов та медицина учреждениеләренең пандемия чорындагы эшенә басым ясады: «Һәркайда киеренке булды. Әйе, үзәк район шифаханәсе ковид буенча төп авырлыкны үз өстенә алды. Әмма калган мәсьәләләрдә башка учреждениеләрдән коллегалары нык ярдәм итте. Беркемгә дә җиңел булмады».
Тимур Дмитриевич һәр-кемгә сәламәтлек теләп, бигрәк тә табиблардан үзләре турында да кайгыртуларын үтенде. Чөнки кешеләрнең сәламәтлеге иң элек табиб-ларның иминлегенә бәйле.
Очрашу сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре һәм медицина ярдәме күрсәтүдә ирешкән уңыш-казанышлары өчен иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа