Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк сәламәтлеге өчен файдалы төп продуктлар аталды

Диетолог Марбер белдергәнчә, шпинат, җиләк-җимеш һәм майлы балык йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Британия диетологы Ян Марбер ризык  йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай һәм шул ук вакытта тискәре йогынты да ясарга сәләтле, дип белдерде. Ул йөрәк сәламәтлеген яхшырту өчен төп продуктларны  атады. Бу хакта "Медик Форум" сылтама белән Лента.ру хәбәр итә. 

Барыннан да элек, кирәкле продуктлар арасында шпинатны аерып күрсәтергә була. Белгеч сүзләренә караганда, ул кан басымын нормада сакларга мөмкинлек бирә торган магний һәм калиянең яхшы чыганагы булып тора, йөрәк өянәге һәм инсульт куркынычын киметә.

Антиоксидантларга бай җиләкләр ялкынсынудан сакланырга, ә сарымсак һәм суган холестерин үсешен тоткарларга ярдәм итәчәк.

Шулай ук  клетчаткага бай продуктлар, әйтик,  кузаклылар, яшелчә яки гөмбә йөрәк өчен файдалы. Моннан тыш, алар глюкозаның тотрыклы дәрәҗәсен саклап калырга ярдәм итәчәк. Ниһаять, йөрәк өчен майлы балык файдалы.  Анда холестерин һәм кан басымы дәрәҗәсен нормаль хәлдә тотарга ярдәм итүче омега-3 майлары бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса