Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эксперт татарстанлыларга бала агуланганда нишләргә кирәклеге турында сөйләде

Табиб сүзләренә караганда, һичшиксез, ашказаны юдыртырга кирәк.

Бала агуланса нишләргә, бу хакта татарстанлыларга республика балалар клиник хастаханәсе травматология бүлеге мөдире, табиб-травматолог, ортопед Руслан Хәсәнов сөйләде.

Табиб сүзләренә караганда, беренче эш итеп ашказанын юдыртыга  кирәк. Өй шартларында моны күп тоз салынган су ярдәмендә эшләп була. Костырганнан соң, ашыгыч ярдәм көтәргә кирәк.

"Аларның махсус шланглары бар, алар юдыралар һәм хастаханәгә илтәләр, алга таба барлык белгечләрнең күзәтүе астында караячаклар", – дип аңлатты Руслан Хәсәнов.


Табиб сүзләренә караганда, балаларның өстәлдә караучысыз калдырылган хәмерне эчү очраклары да була икән.

"Биредә ата-аналарга зур сорау бар инде, ни өчен алкоголь өстәлдә караусыз кала, чөнки балалар үз әти-әниләрен кабатлый, аларга бу кызык. Шуңа күрә мондый моментларны контрольдә тотарга кирәк", - дип ассызыклады белгеч.

Тик әгәр бала очраклы рәвештә хәмер эчкән икән, табиб бик күп су эчерергә киңәш итә. Бу организмда алкогольне сыеклау өчен кирәк. Бала күп күләмдә алкоголь эчкән очракта, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса