Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә онкология диспансеры базасында эшли торган йогышлы авырулар госпитале үз эшен тәмамлый

Онкология бүлеге яңадан 27 декабрьдән планлы ярдәм күрсәтә башлаячак.

Әлмәттә онкология диспансеры базасында эшләп килүче ковид  госпитале үз эшен тәмамлый. Онкология бүлеге янә планлы ярдәм күрсәтүгә әйләнеп кайта.

Ковид госпиталендә онкология бүлеген ачуга әзерлек эшләре бара, беренче кат тулысынча буш, икенче катта – кызыл зонада – 4 пациент калган. Икесен чыгаруга әзерлиләр, калганнарын район үзәк хастаханәсе госпиталенә күчерәчәкләр.

Быел онкология диспансерында "кызыл зона" 27 сентябрьдә эшли башлады. 60 койкага исәпләнгән госпиталь тәнәфестән соң янәдән ачылды. Соңгы ике айда биредә 222 пациент дәваланды. Октябрь аенда ук палаталарның барысы да тулган иде.

Медиклар сүзләренә караганда, авыручыларның 90% ы вакциналаштырылмаган яки бер генә компонент алган. Ноябрь урталарында медицина хезмәткәрләре авырулар санының кимүен билгеләп үттеләр. Госпитализацияләүгә мохтаҗлар саны кимеде. 15 декабрьгә кадәр биредә дәвалануны дәвам иттеләр, ләкин пациентлар азайды.

«15 декабрьдән безнең госпитальне ябу турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан боерык чыкты. Ягъни без пациентларны кабул итүдән туктадык, 15 декабрьдән башлап 25 декабрьгә кадәр без үзебездә калган пациентларны дәвалыйбыз», – дип хәбәр итте онкология диспансеры поликлиникасы мөдире Эльмира Сибгатуллина.

«Кызыл зона» оештыру сәбәпле, биредә тәүлек буе эшли торган стационарның паллиатив бүлеге ябылган. 1 декабрьдән ковидлы авырулар өчен урыннар саны 15 койкага кыскартылган һәм бүлек өлешчә эшен яңарткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса