Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Депрессия - замана чире

Алтын көз хөкем сөрә. Аның төсләре күңелдә соклану хисләре уятса да, күпләр депрессиягә бирелә. Моңа сәбәпләр дә аз түгел.

Алар арасында ике ел буе кешеләрнең рухи һәм физик халәтләренә тынычлык бирмәүче - мәкерле коронавирус. Көн саен килеп торучы борчулы мәгълүмат агымы да кәефне боза.

Авырып терелгәннәр төшенкелектән интексә, сәламәт кешеләр чир йоктырмаммы дигән курку белән көн күрә хәзер. Үз-үзеңне ничек кулга алырга соң һәм шактый катлаулы вәзгыятьтә дә күңел көрлеген ничек сакларга? Психологлар киңәшләренә колак салыйк әле.

1Иртәгезне җиңел һәм шатланып каршы алыгыз. Түшәктән торгач, песи кебек сузылыгыз, яңа көнгә елмаегыз. Тыныч кына үзегезне тәртипкә китерегез. Иртән сулыш күнегүләре яки йога белән шөгыльләнергә дә вакыт тапсагыз, яхшы. Шулай итеп сез организмыгызны уңай энергия белән тулыландырасыз һәм көне буе яхшы кәефтә булачаксыз.

Өйдә ялгыз калмаска тырышыгыз. Ялгызлык уйлары сезне тагын да депрессиягә этәрә. Әгәр дә инде үзегез генә калсагыз, позитив әдәбият укыгыз, комедияләр карагыз, күңелле җырлар тыңлап, биеп алсагыз да була.

Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз. Сезнең фикерләрегезгә һәм хисләрегезгә аралашкан кешеләр көчле йогынты ясый. Тормышка карашыгызны яхшыртасыгыз килсә, вакытыгызны позитив кешеләр белән уздырыгыз. Көн саен сезне яратучы гаилә әгъзалары, туганнар, дуслар белән аралашыгыз.

Йокы режимын җайга салыгыз. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.

Зыянлы ризык ашамагыз, рационыгызга ботка, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бал өстәгез. Шулай ук аксым, май, углеводларның күләменә игътибар бирегез. Витаминнар кулланыгыз.

Күбрәк саф һавада йөрегез. Кояшлы көннәрдә өйдә ятмагыз, паркларга чыгып керегез.

Нәрсәдер белән кызыксынган, нинди дә булса эштә яңалык табарга омтылган шәхес, һичшиксез, моңаеп утырмас. Бәйләү, чигү, гөлләр үстерү, балыкка бару, тауларга менү – болар барысы да безне депрессиядән коткарырлык шөгыльләр. Әгәр яраткан кызыксынуыгыз булмаса, аны эзләү үзе бер кызыклы шөгыльгә әйләнергә мөмкин.

Ялларыгызны матур итеп үткәрегез. Мәсәлән, берәр көнегезне ароматерапиягә багышлый аласыз. Шулай ук ваннада тәмле исле, төрле төсле күбекләрне кулланып, ятып тора аласыз. Әгәр авылда яшәсәгез, тагын да әйбәтрәк, кырларга, урманнарга чыгып керегез.

Исегездә тотыгыз, тормышның мәгънәсе юкка чыкмады, ул кояш болытлар артына качкан кебек, гади депрессия артында. Һава торышы да төрле була бит, тик салкын кыштан соң яз килә, ә аннан инде җәйгә дә озак калмый.

 

 

Материалны Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса