Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә психологик ярдәм көне узачак

Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга киңәшләр ала алачак.

23 сентябрьдә 11 нче урта мәктәп базасында Татарстан республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Р.Р. Беляева һәм психологларның муниципаль Советы белән берлектә психологик ярдәм көне узачак.


Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик планның башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.


Психологик ярдәм көне кысаларында түбәндәге оешмаларның педагог-психологлары консультация үткәрә:
 Әлмәт шәһәренең «Нур» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге;


 Әлмәт шәһәре мәгариф учреждениеләре педагог-психологлары;


Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре. 


Кабул итүгә 8(855)332-89-60 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

 

 

Фото: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса