Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәт хастаханәсенең хирургия комплексын карадылар

Яңа медицина корпусы Әлмәт һәм Азнакай районнары балаларына хирургия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

4 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа хирургия комплексын карадылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа медицина корпусы Әлмәт һәм Азнакай районнары балаларына хирургия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Элек аларны Лениногорскка илтәләр яки «Татнефть» медсанчастенең өлкән хирургиясенә җибәрәләр иде.

Кунаклар медицина корпусы белән таныштылар, палаталарны, процедура, операция бүлмәләрен карап чыктылар, табиблар белән аралаштылар.


Хирургия комплексы кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Яңа корпусның проект-смета документациясен эшләүне «Татнефть» компаниясе финанслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса