Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Талпанга - калкан

Яз килү белән талпаннар да уянды. Димәк, сакланып йөрер чак җитте.

Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары һәм шәһәрләре буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина талпан кадалу очраклары буенча март аеннан алып атна саен мониторинг алып барылуын хәбәр итте. Бүгенге көндә талпан кадалуның өч очрагы теркәлгән инде. Ул шулай ук энцефалитлы талпан кадалу очрагының Әлмәт җирлегендә инде 15 еллап күзәтелмәвен дә билгеләп үтте.

Кояшлы матур көннәр кешеләрне табигать кочагына ымсыта. Әлмәт җирлегендәге яшел зоналар талпаннарга каршы эшкәртү узганмы?

Ирина Хәйруллина әлеге уңайдан барлык чараларның да гамәлдә булуын һәм борчылырга кирәкмәвен җиткерде. Халык күп йөри торган парклар талпанга каршы махсус чаралар кулланып эшкәртелде, диде ул. Шулай да әлмәтлеләр саклану чараларын белеп торырга тиеш. Әгәр талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Ә инде өй шартларында алырга туры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, талпанны пыяла савытка салып, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса