Әлмәтлеләрнең поликлиникага мөрәҗәгать итмичә, ВИЧка аноним экспресс-тест тапшыру һәм кандагы шикәр, холестерин дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге булды.
Сәүдә үзәгендә медицина профилактикасы үзәге һәм СПИД-үзәк хезмәткәрләре әлмәтлеләрдән бушлай анализлар алдылар һәм консультацияләр бирделәр.
⠀
СПИД-үзәкнең табиб-инфекционисты Әнвәр Абдуллов билгеләп үткәнчә, алар, кешеләрнең сәламәтлеген һәм авыруларны профилактикалауга игътибарын җәлеп итү өчен, мондый акцияләрне ешрак үткәрергә тырышалар.
⠀
Ул ассызыклаганча, СПИД-ул үлем авыруы, аның иртә диагностикасы кеше гомерен саклап калырга һәм әйләнә-тирәдәгеләрне сакларга мөмкин.
⠀
ВИЧ-статусны Түбән Мактама, Промышленная урамы, 1 а йорт адресы буенча Әлмәт СПИД-үзәгендә тикшерергә мөмкин. Моның өчен алдан язылып кую мәҗбүри түгел, ә анонимлык гарантияләнә.
⠀⠀
Күп кенә әлмәтлеләр әлеге очрактан файдаланырга ашыктылар һәм сәламәтлекләрен тикшерделәр.
Укучылар да истәлекле датаны үзенчә билгеләп үттеләр. Алар өчен«Волонтерлар-медиклар» хәрәкәте вәкилләре, «Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дигән квест үткәрделәр, анда сигезенче сыйныф укучылары кан басымын үлчәргә өйрәнделәр һәм сәламәт кешенең нинди күрсәткечләре булырга тиешлеген белделәр.
«Волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Зәринә Сәлахова, бу белемнәр ярдәмендә балалар үзләренең өлкән һәм кече туганнарына, якыннарына һәм дусларына, сәламәтлекләренә куркыныч янаган очракта, ярдәм итә алачаклар, дип билгеләп үтте.