Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә яман шешне скрининглауның яңа технологиясен сынадылар

Тикшеренүләрдә 300 кеше катнашкан.

Әлмәтнең «Татнефть» медсанчастендә 23 марттан 26 мартка кадәр газ анализаторын кулланып онкологик авыруларның биогибрид скринингын сынадылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Көньяк федераль университетында сөйләделәр, аның галимнәре скринингның бу технологиясен эшләгән.

"Апробация үткәрү турында карар 2021 елның 12 февралендәге “Перспективалы тикшеренүләр фонды проектлары кысаларында эшләнгән социаль әһәмиятле авыруларны скрининглау методларын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавы практикасына кертү перспективалары” Татарстан республикасы Хөкүмәте һәм перспективалы тикшеренүләр фонды вәкилләренең киңәшмәсендә кабул ителде”, — дип билгеләп үттеләр Көньяк федераль университетында.

Теләге булган  кешеләрдә үпкәдә һәм ашказанында яман шеш булу яки булмау билгеләнгән. Тикшеренүләрдә 300гә якын кеше, шул исәптән онкологик авырулар үсешенең риск төркемнәренә кергән кешеләр дә  катнашкан.

Биогибрид скрининг кеше сулый торган һавада онкологик авырулар өчен үзенчәлекле булган кушылмаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Сулый торган һава махсус аппаратка керә. Наркоз халәтендә күсенең ис сизү анализаторына һәм баш миенә микроэлектродлар матрицасы кертелгән. Күсе кергән һаваны сулый  һәм мәгълүматлар компьютерга тапшырыла, анда аларны нейросеть эшкәртә.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса