Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр ВИЧка тест бирде һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерде

Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.

1 декабрьдә ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, «Панорама» сәүдә үзәгенең өченче катында әлмәтлеләр бушлай ВИЧка тест тапшыра һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерә алды. Акция 3 сәгать дәвам итте.

ВИЧка тест үтүне оештыручылар быел җайлаганнар - селәгәй буенча тест ясадылар. Нәтиҗә 15 минут эчендә әзер иде.

- Экспресс-тестның уңай нәтиҗәсеннән соң без СПИД-үзәккә чакырабыз һәм тулы лаборатор тикшерү уздырабыз, - дип сөйләде Әлмәт шәһәре СПИД үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садриева.

Шул ук вакытта күрше өстәл артында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белгечләре килүчеләрнең кан басымын һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерде. Нәтиҗәләр бик яхшы булмаган кешеләрне түләүсез тикшерүгә чакырдылар.

Сәүдә үзәгенә килүчеләр акциядә актив катнашты.

- Мин һәр сишәмбедә кинога йөрим. Һәм инде икенче тапкыр акциядә катнашам, - дип уртаклашты Әнисә Спельман.

- Ә мин, гомумән, күрше районнан. Бүген Әлмәткә килергә һәм сәүдә үзәгенә керергә туры килде. Акцияне күреп, тикшерелергә булдым. Бу бик шәп. Авылда яшәүчеләр өчен бу бик уңайлы. Беркая да барырга һәм алдан язылырга кирәкми, - дип сөйләде Ильмира Фарукшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса