Профилактик әңгәмәләр Әлмәтнең "Зәңгәр күл"ендә дәвам иткән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ял итүче балалар өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә оештырдылар. Алар бергәләп фаҗигаләргә китергән юллардагы хәлләрне җентекләп караганнар. Балалар "Юл-транспорт һәлакәтләреннән башка киләчәк шәһәре" темасына плакатлар әзерләгәннәр.
.png)
Барлык ял итүчеләргә (100 кеше) яктылык кайтаручы брелоклар, тематик китаплар, призлар, плакатлар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
.png)