Татарстанлылырга түләүсез юридик ярдәмне ничек алу турында сөйләячәкләр
Җәмгыять

Татарстанлылырга түләүсез юридик ярдәмне ничек алу турында сөйләячәкләр

Кайнар линия ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан ачылды.

Гражданнарга мәгълүмати консультация ярдәме түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелә:

  • тиешле дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы татарстанлылар категорияләре турында;
  • алар бирергә тиешле документлар исемлеге турында; 
  • түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган системалары белгечләре тарафыннан халыкны кабул итү урыны һәм датасы турында.

Кызыксындырган сорауларга җаваплар алу өчен, республика халкы 223-02-13 һәм 292-26-96 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.

Кайнар линиянең эш вакыты-иртәнге 9дан кичке 6га кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш.