Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бүген тантаналы шартларда күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин шәхсән тапшырды.

«Көнбатыш капка» микрорайонында, Бигәш урамы, 139 нчы 14 катлы йорт Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелде.



Йортта барлыгы 413 фатир исәпләнә.

Яңа фатирлардан ачкычларны Әлмәттәге 154 гаиләгә тапшырдылар.



Барлык фатирларда да уңайлы шартлар тудырылган: сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса