Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә акчаны кызганмыйча тота торган юнәлешләрне әйтте

«Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз», — диде Президент.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан яшьләр акчаны нинди максатка тотарга тиеш дип сорадылар. Республика җитәкчесе җавабында яшьләр нәрсәгә акча кызганмаска тиешлеген әйтте.

«Сез икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч. Хәзер валюта курслары үсә бара. Торак бәяләре күтәрелә, я кинәт төшә. Безгә берәр ышанычлы өлкәгә акча салу киңәшен бирә алмассызмы?» — дип сорады яшь эшмәкәр Ринат Шәрәфиев.

«Яшь кешеләргә акчасын яхшы йорт салуга кертергә кирәк. Яхшы, яшәргә уңайлы йорт кирәк. Сез яшьләр, укырга кирәк. Белем алырга нинди мөмкинлек бар — шуны карарга. Торакка, укуга, гаиләгә акчаны жәлләмәскә кирәк. Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз. Аның яшьләр өчен киләчәге зур», — дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса