Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызның ышанычы ирләрне батыр итә

Үз атасының яманатын саткан кыз бала киләчәктә батыр ир-егет үстерә алырмы?

Шәһәрдә генә түгел, хәзер авылларда да һәркемнең йортына су кергән. Кранны гына борасы. Тик күбесе краннан аккан суны эчм, ә чишмә, кое сулары алып кайта. Авылларда матурлап эшләнгән чишмәләр, коелар да бик күп. Чишмә буйларында кызларны, киленнәрне, авыл апаларын очратмыйсың. Булса да бик сирәк. Хәзер суга кызлар түгел ир-егетләр йөриләр. Әлбәттә инде машиналарына канестрлар, биш литрлы шешеләр тутырып. Әле кайвакыт анда чират та була. Чөнки ел әйләнәсе машина белән барып су алырлык чишмәләр әллә ни күп булмый. Калган матурлап куйганнары я клубтагы милли киемнәрне киеп видео төшерегә килгәндә, я инде җәй айларында шәһәрдән кайтып, үткәндә калган балачакларын эзләп, хисләнеп йөрүчеләр өчен генә.

 

Ә элек? Элек чишмәгә ир-атның суга баруы дигән нәрсә булмаган. Булса да сирәк, бик ихтияҗы төшкәндә генә булган. Анда да кешедән качыбрак.

 

Маһирә әби белән Хәбит бабай Чишмә урамында яшиләр иде. Капкаларыннан чыгуга тау астында гына Газҗан чишмәсе. Берсендә, әллә әбисе авырып киткәнме, өйдә булмаганмы суга, Хәмит бабай төшкән. Көянтәләп су күтәреп менеп килгәндә, урамнан трактор үтеп барганын күргәч, тизрәк тал артына качкан. Трактор тикле трактор йөрткән ир-ат алдында көянтә-чиләк белән су күтзәреп кайту сугыш кырларыннан урап кайткан солдат өчен оят булган күрәсең. Оят булуы да инде аның ир башы белән хатын-кызлар эшен эшләвендә.

 

Моны искә төшерүем, көллияттә укучы бер төркем кызларының әдәбиятта ир-егетләр образлары турындагы фикерләре һәм бергә укучы етеләргә карата мөнәсәбәтләре сәбәпче булды. Араларындагы бердән-бер егет авыз ачып сүз әйтә башлауга «Сиңа кем сүз бирде?» дип 4-5 кыз кыргый этләр кебек ташландылар. Ул да булмады, бер кыз бөтен аудиториягә, ир-атларның начар икәнен үз әтисе мисалында аңлатырга кереште. Оялмады. Бер белмәгән яшьтәшләренә әтисенең яманатын сатты. Мин генә туктатырлык түгел иде. Аның өчен оялып башымны идем.

 

Судан кайтучы Хәмит абай тракторчы ир-аттан оялган булса, бүген мин атасын яманлап сөйләгән, ир-егетнең авызын томалаган кызлар өчен оялдым.

 

Әйе, хәзер заман башка диярләр. Бәхәсләшмим. Чөнки бәхәсләшүнең мәгънәсе юк. Сүз дә юк, техника булганда аяк итен ашап, артын сузып көянтә чиләк белән су ташып йөрми хатын-кыз. Ир-егетләрнең суга барулары ул әле аларның көчсезлеген күрсәтүче билге түгел. Яхшылыкны никтер көчсезлек белән бутый башладылар. Бүген дә 45 тә Җиңү белән кайткан бабаларыбыз кебек батыр, кирәк чакта ярдәм кулы суза, кирәк чакта үлемгә каршы бара ала торган безнең ир-егетләребез. МХО моның шулай икәнен раслады. Бары тик аларга ышанырга, хөрмәт итәргә, дәрәҗәләрен сакларга һәм яратырга кирәк. Чөнки хатын-кызның ышанычы малайларны егет, егетләрне ир ә ирләрне батыр итә.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса