Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлаулар көнендә сугыш ветераны туган көнен билгеләп үтә

Ветеран Хабил Бари улы Галиәкбәровне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та котлады.

Башлык билгеләп үткәнчә, ветераннар - ул ил байлыгы. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышының куркыныч вакыйгаларында катнашкан һәм Ватаныбызны дошманнан саклап көрәшкән батырлар көннән-көн кими бара.

"Хәбил Бариевич җиде ел туган ил сагында тора. Авырлыклар, югалтулар кичерә. Сугыштан соңгы чор да алар буынына җиңел бирелми. Туган көнендә ныклы сәламәтлек телим!" – диде Тимур Дмитриевич.

Хәбил Бари улы 1926 елның 13 сентябрендә ТАССРның Апас районы Югары Ындырчы авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген туган колхозында башлый.
1943 елның октябрендә Байкал арты фронтында пехотада хезмәт итә.
1945 елның августыннан Япония, Кытай, Төньяк Кореяда сугыша. Аннан соң 1946 елның ноябрендә Ерак Көнчыгышка Уссурийскига җибәрелә, анда 1950 елның апреленә кадәр аерым сак взводында хезмәт итә.
1951 елның гыйнварында Хәбил Галиәкбәров гаиләсе белән Әлмәткә килә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Хабил ага фидакарь хезмәте һәм Ватанны саклаганы өчен 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәбил Галиәкбәров «Татспецтранспорт» ҖЧҖнең АУТТ-1 коллективында эшли. «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә һәм 1973 елда социалистик ярышта җиңүче дә булып таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса