Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узды

12 августта Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теләге булган барлык кешеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә "Алнас" ҖЧҖ, "Татнефть" ААҖ, ИП Сабиров Р.В., Россия МВДның Әлмәт районы буенча бүлеге, хәрби комиссариат һәм башкалар катнашты.

Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: сату буенча менеджер, полиция участок вәкиле, полиция хезмәткәре, электрогазосварщик, буровой җайланмасы машинисты, электромонтер, авария-торгызу эшләре слесаре, контролер һәм башкалар. Шулай ук РФ армия сафларында контракт буенча хезмәт итү тәкъдим ителде.

Әлеге чарага 81 кеше килгән. 10 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдергән. Эшкә 59 юнәлеш бирелгән.

Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге территориясендә урнашкан бинадан читтә маска режимын үтәп узган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль дистанция асфальтка билгеләр төшерү һәм өстәлләрне тиешле арада урнаштыру юлы белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса